«Әдәби Сабантуй» уен программасы (6+)

8 һәм 9 июньнәрдә 23 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагере балалары өчен «Әдәби Сабантуй» уен программасы узды. Балалар «Җитезләр» һәм «Елгырлар» командаларында уен һәм бәйгеләрдә катнашты. 

Сабантуй
23ф. Игровая программаЛитературный сабантуй (2)
23ф. Игровая программаЛитературный сабантуй
23ф. Игровая программаЛитературный сабантуй (3)
23ф. Игровая программаЛитературный сабантуй (5)
23ф. Игровая программаЛитературный сабантуй (6)
23ф. Игровая программаЛитературный сабантуй (4)
23ф. Игровая программаЛитературный сабантуй (7)

«Шигъри көрәш» уенында укучылар балалар шигырьләрен белүдә ярышты, ә «Мәкальләр капчыгы белән сугышу» бәйгесендә китап һәм уку турында мәкальләрне җыйдылар. «Әдәби викторина» балалар әсәрләре буенча белемнәрен сынады, әкиятләрдәге төп геройлардан «Әкияти багана» «үсеп чыкты», «Табышмаклар чүлмәген ват» туган якны өйрәнү белегчләрен ачыклады. 
Чара азагында бәйгеләрдә җыелган баллар буенча әдәби «Сабантуй Батыры»н һәм «Сабантуй Гүзәле»н билгеләделәр. Чараның музыка белән үрелеп баруы һәм залның матур бизәлеше балаларда яхшы кәеф тудырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: